k3dert барыбер şarkı sözleri

Синең сүзләрең артык кыланам дип Балачагым бетте, эш таба алмам дип Тагын бер елым үтте Тик акылым күбәймәде Үз казанышларыңны күрсәтәсең Синең сыман булырга дип әйтәсең Киңәшләрең бик каты Күптәннән инде арытты Мин сиңа аңлатам яңадан, яңадан Өйрәтмә мине, ничек дөрес яшәргә Синең сүзләреңне яңадан, яңадан Ишетмим Йөрәгем гүзәлеккә омтыла Кулларым зәңгәр күккә тартыла Миңа барыбер, нәрсә минем уемда Чөнки барысы да күңелем өчен ясала Төнне озатып көнне каршы алам Вакыт уза, тормыш алга бара Шуннан нәрсә әйтсәң Миңа барыбер, барыбер Мин тик үз юлым белән барам 25тә өйлән Тап татар уңган килен Кызыл диплом алып һөнәрең буенча эшеңне көйлә Ата-анаңның җилкәсендә җиткән сиңа яшәргә Бу яшьтә табырга кирәк үзеңне, соң эзләргә Кая хатының синең? Кая фатирың синең? Кайчан үсәсең, өйләнәсең? Син туйдырдың мине Мондый сорауларың белән Бары башыма керми Башкалар эшләгәнне мин эшләргә тиеш мени? Мин сиңа аңлатам яңадан, яңадан Өйрәтмә мине, ничек дөрес яшәргә Синең сүзләреңне яңадан, яңадан Ишетмим Йөрәгем гүзәлеккә омтыла Кулларым зәңгәр күккә тартыла Миңа барыбер, нәрсә минем уемда Чөнки барысы да күңелем өчен ясала Төнне озатып көнне каршы алам Вакыт уза, тормыш алга бара Шуннан нәрсә әйтсәң Миңа барыбер, барыбер Мин тик үз юлым белән барам Егерме биштә Миңа унбиш кенә Егерме биштә Мин бәләкәч кенә Егерме биштә Миңа унбиш кенә Егерме биштә... Йөрәгем гүзәлеккә омтыла Кулларым зәңгәр күккә тартыла Миңа барыбер, нәрсә минем уемда Чөнки барысы да күңелем өчен ясала Балачага керә олы тормышка Яшьтәшләр өйләнә, бала таба Һәркемдә вакыт үзенчә бара Миңа барыбер Ә миңа баребер Үз юлым белән барам
Sanatçı: K3DERT
Türü: Belirtilmemiş
Ajans/Yapımcı: Belirtilmemiş
Şarkı Süresi: 3:05
Toplam: kayıtlı şarkı sözü
K3DERT hakkında bilgi girilmemiş.

Fotoğrafı